Муниципаль хезмәткәрләрнең биләгән вазифаларына туры килүләрен ачыклау максатыннан 2017 елның 7 декабрендә Чистайда чираттагы аттестация үткәрелде. Анда ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гөлия Мамакова уңышлы катнашты.
Хезмәтендә зур практик тәҗрибәгә ия булуы, гамәлдәге законны белүе, тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкаруы аның үзе биләгән вазифага тулысы белән туры килүен раслады.