"Казан" гаилә Үзәгендә яңа туган Самиягә исем кушу тантанасы узды

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Самия- Шәймәрдановлар гаиләсендә бишенче бала

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә бик дулкынландыргыч вакыйга – Ильһам һәм Айгөл Шәймәрдановлар гаиләсендәге кечкенә Самиягә исем кушу тантанасы узды. Ул әлеге тату гаиләдә бишенче бала!

 

Самия 2017 елның 14 ноябрендә дөньяга килә. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә Самия исеме "бөек”, “баш”, “тыңлаучы”, “ишетүче”, “югары күк” дигәнне аңлата. Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә бәхетле әти-әни тантаналы шартларда балаларының беренче документын – туу турында таныклык алдылар. Бүгенге көннән Самия тулы рәвештә Россия Федерациясе гражданины булды.

 

Кечкенә Самиянең ике өлкән апасы - Аиша һәм Зилә һәм ике өлкән абыйсы – Имран һәм Кирам бар. Иң олы бала Имранга 12 яшь.

 

Әлеге тантаналы вакыйга бөтен зур гаиләне бергә җыйды – бәйрәмдә әби һәм бабай, Шәймәрдановларның якыннары һәм дуслары катнашты. Өлкән апалары тантанада катнашып якыннарына шигырьләр бүләк иттеләр.

 

Шаймардановларның искиткеч гаиләсен шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз, аларга һәрвакыт бәхет, шатлык, уңышлар юлдаш булуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International