ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Россия Федерациясе ГХАТ органнарының 100 еллык юбилее  билгеләп үтелгән көннәрдә  һәм Яңа ел бәйрәмне алдыннан Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә  укучылар килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова    укучыларны ГХАТ органнарының тарихы,  Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды.

Гаҗәеп казан  гаиләләре  бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үттеләр.

22 декабрь көнне Питрәч районы ГХАТ бүлегендә бик матур пар язылышты. Кияүгә 83 яшь тулды, киленгә -76 яшь. Аларга карап торасы гына килә. Шушы яшьтә дә мәхәббәт бар икән ул. Без аларга озын гөмер һәм исәнлек теләп калабыз.

2017 елның 22 декабрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 3000-нче бала тууы теркәлде. 


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

       Ютазы районы ГХАТ бүлегендә Урыссу бистәсендә яшәүче яшь әни - Шакирова Ралинаны нәни игезәкләре- Эльгина һәм Эрикның дөньяга килүе белән котладылар. Бу сабыйларга ул көнне бик матур теләкләр теләнде һәм бүләкләр бирелде.

21 декабрьдә Чистай Никахлашу йортында ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булып узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көче белән оештырылган әлеге чарада тармак ветераннары,техник хезмәткәрләр, акт язмаларын тикшерү буенча белгечләр катнашты.

21 нче декабрь көнне тыл һәм химзавод ветераны Җиһангәрәй Дәүләтгәрәй улы Гафаров туганнары һәм якыннары белән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Бондюгта туып үскән. Хезмәт биографиясен  аңа иртә башларга туры килә, чөнки  сугыш бар кешене дә станок артына басарга, колхозларда эшләргә, солдатларны киендерергә мәҗбүр итә. Җиһангәрәй дә бишенче класстан соң укуын ташлап , итекче өйрәнчеге булып урнаша.

2017 елның 21 декабрь көнендә Нигъмәтулла Әгълиулла улы һәм Сәвия Шаәхмәт кызы Шәйдуллиннар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды.

Шәһәрдә яшәүче Анна Романовага шушы көннәрдә туксан биш яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын еллар картайтса да, күңеле әле һаман да яшь.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

 Минзәлә районында граңданлык актларын теркәү органнарының 100 еллык юбилее үткәрелде. Әлеге күркәм бәйрәмгә кунак итеп күп еллар ЗАГС эшен башкарган ветераннар, авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтибләре, башка оешма җитәкчеләре чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International