Тормыш башлап яшәүләренә 50 ел

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 декабрь көнендә Нигъмәтулла Әгълиулла улы һәм Сәвия Шаәхмәт кызы Шәйдуллиннар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды.

Бүгенге көндә алар күңелләре белән яшь. Сезнең бер-берегезгә булган хисләрегез гомер юлыгызда бары бәхет һәм көч кенә биреп килсен. Без чын күңелдән Шәйдуллиннар гаиләсен "Алтын туйлары" белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International