Буа ЗАГСы кунаклар җыйды: алтын һәм бриллиант парларны, яшь әниләрне һәм укучыларны. Ни сәбәпле? Буа ЗАГСын юбилей белән котладылар
Юбилейлы датаны алар шатлыклы вакыйгалар кичерүче башка буалылар белән бергә билеләп үттеләр. Бу көнне ЗАГСка кунакка шәһәрдән 60 ел бергә гомер кичерүче Нина һәм Александр Кузнецовларны, алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Николай Кирилловларны, Галина һәм Николай Шубиннарны чакырдылар.
Туган якны өйрәнү музеенда 24 яшүсмергә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.
23 декабрьдә Кыш бабай һәм Кар кызлары, төрле әкият геройлары район мәдәният йорты янына җыелып, Апасның үзәк урамнары аша Үзәк ял паркына Чыршыны ачу тантанасына барып кушылды.
23 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә хөрмәтләү тантанасы булды. Спириннар гаилəсе Григорий улы Александр һәм Афанасий кызы Мария зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттелəр.55 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу парлар – бик бәхетле парлар.
Арча муниципаль районында 2017 нче елның 23 декабрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында гаиләләренең топаз, көмеш туйларын уздыручы Фәрит һәм Ләйләрә Абдрахмановлар, Альберт һәм Римма Зөбәеровлар гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль района юбашкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Виталий Павлович белән Клавдия Андреевна Вдовиннар гаиләсе кунакта булды. Алар уртак тормышта 60 ел гомер иткән. Зөбәрҗәт туй – сирәк очрый торган бик күңелле вакыйга.
Баулы шәһәренең төп мәйданында традиция буенча үзәк чыршы ачылу тантанасы узды. Оештыручылар тамашачыларны театральләштерелгән тамаша белән шатландырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Әнвәрова юбилярларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең котлавын җикерде. Юбилярларга рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Россия ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан 2017 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Радик кызы Шагалиева, никахлашуның алтын юбилее уңаеннан Хасановлар һәм Солуймановлар гаиләләрен 50 һәм 55 яшь бергә торуларына чын ихлас күңеленнән котлады.
2017 елның 22 нче декабрь көнендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 300 нче туу турында акт төзелде. Бу бәхетле сан Кутдусовлар гаиләсенә туры килде. Марат һәм Чулпан балаларына Саида дип исем куштылар.