ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә мактаулы кунаклар өчен зур тантана узды. Район башлыгы, һәр елдагыча, еллык йомгак ясаганда тантаналы чара үткәрә.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен уздырылган «Гаилә бәхете муенсасы» яңа ел акциясе тәмамланды. 


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Язылышу тантанасына гариза бируче һәр пар ГХАТ булегенен диварларын кавышу бөртекләре белән бизиләр. Һәр яшь парны  ярәшү көннәре белән Кыш бабай котлый һәм 2018 елда узачак туйга чакыру кәгазьләрен тапшыра. Шулай ук, туу турында таныклыкларны да Кыш бабай зур тузмсезлек белән тапшыра, яшь әти-әниләргә һәм аларның балаларына исәнлек-саулык тели һәм  истәлекле бүләкләр буләк итә.

     26 декабрь көнне  Ютазы районы Урыссу бистәсендә  яшәүче  хезмәт ветераны Мутагар абыйга  90 яшь тулды.  Аны бу матур гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре килде. Юбиляр бүләкләр, чәчкә букетлары, матур котлау сүзләре кабул итте.

Кайбыч районы Муратово авылында яшәүче Анастасия Журавлева  узенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрэме белән Анастасия Сергеевнаны районыбызның башлыгы Альберт Рәхматуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Хузина, Кайбыч районы пенсия фонды җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова котлады. 80 яше тулуга карамаста Анастасия Сергеевна әле  үз хуҗалыгында сыер тота, икенчесен алу турында хыяллана.

2017 ел игелекле һәм истәлекле вакыйгаларга бай булды. Азнакайлыларның иҗтимагый тормышында тагын бер вакыйга артты. Яңа ел алдыннан, ГХАТ бүлегендә Ихсанов Азат һәм Алсу Камалиева өч йөзенче пар булып  мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Традиция буенча Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшь парларны котлады һәм истәлекле бүләк-телевизор тапшырды.

Сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән бәхетле парлар күп безнең районда. Бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар. Күркәм традиция буенча, әнә шундый юбиляр парларны район үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләделәр. Әлеге тантана ЗАГС хезмәтенә 100 ел тулуга багышланды. 


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Шушы матур хәм истәлекле бәйрәмгә авыл хужалыгы сәркатибләре, социаль хезмәткәрләр чакырылды.

Чаранын мөһим кунаклары булып, Энже Суниева хәм Нина Харитонова булды.

25 декабрь көне  Советның утырыш  залында  Югары Ослан муниципаль район башлыгы  урынбасары Сергей Осянин  Татарстан Республикасының дəүлəт хокук гражданлык актларын теркəүдə, тормышка ашыруда  шактый зур өлеш керткəннəре өчен, югары профессионализм, күпьеллык тəҗрибəле эшлəре  һəм ГХАТ бүлегенең оешуына 100 ел тулу уңаеннан  Югары Ослан муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитəкчесе Наталья Кадыровага  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең Рәхмәт хатын, Карахуҗа авыл җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Светлана Турицинага, Кильди авыл җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Наталья Левочкинага Республикасының Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең    мактау грамотасын тапшырды.

2017 ел Яшел Үзәндә дөньяга баһадир-бала барлыкка килү белән башланып китте, аның авырлыгы 5,3 кг тәшкил иткән һәм бу ел шулай ук искиткеч вакыйга белән тәмамланды! Декабрь аенда Яшел Үзән балалар тудыру йортында баһадир-кыз дөньяга килде, аның  авырлыгы 5 кг 60 гр һәм буе 61 см.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International