ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 29 декабрендә ел саен үткәрелә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләре арасында билгеләнә торган һөнәри бәйге тәмамланды. 

29 нчы декабрь көнендә, Яңа ел алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында Яруллиннар гаиләсенең «алтын туйларын» узды. 

29 декабрь көнне Теләче районы Шәтке авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Авыл халкының куанычын Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зариповта уртаклашты. Авыл үзешчәннәре җылы эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Шәтке авыл җирлеге башлыгы 2017 елда туган сабыйларны котлап изге теләкләрен җиткерде.


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Биектау муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә өч гаиләгә тантаналы төстә икенче бала тапкан әниләргә ана капиталына сертификатлар бирелде. Сертификатларны Пенсия бүлегенең  җитәкче урынбасары Рөстәм Салихов тапшырды.

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман райрны Илексаз авылында яшәүче Минненур апа белән Шарипҗан абый Әхмәтҗановлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 70 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр.

28 декабрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә өч яңа туган сабыйны  теркәү тантанасы узды.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 357 сабый теркәлде: 178 малай һәм 179 кыз. Иң кечкенә бала 640, ә иң зуры – 5020 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 48 яшь.


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа 2018нче ел килеп ишек какканда  – 27 декабрь көнне  район башкарма комитетының  ГХАТ бүлегендә районыбызның 14 яше тулган 5 яшүсмеренә  тантаналы  рәвештә  паспорт тапшыру вакыйгасы булды.  Әлеге истәлекле  көн  уңаеннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова  яшь  гражданнарны котлап, ихлас теләкләрен ирештерде һәм  рәсми документ хакында  сөйләде.

Район мәдәният йорты һәм ЗАГС буеннан узып китүчеләр игътибар итми калмагандыр!? 

 Баулы районында 90 яшь тулган ветераннар күп. Алар арасына бүген Александровка авылында яшәүче Җәләева Мухалляфа Нигмәт кызы да керде. Яңа ел алдыннан ул Россия Президентыннан открытка алды. Тыл хезмәтчәнен  юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев котладылар. Юбилярга Россия Президенты  В.Путинның котлау хаты  һәм истәлекле бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International