ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре эшенә кызыгучы кешеләр күп, тик эшнең тыңгысыз, уңайсыз  якларын бары тик хезмәткәрләр үзләре генә белә. Менә гыйнвар ял-каникуллар чорында да Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге, башкалар ял иткәндә, 2 нче гынвардан эшкә чыкты. Бу чорда үлемне, тууны теркәү буенча Алабуга халкы бернинди кыенлык күрмәде, ЗАГС ишеге һәрчак ачык булды.

 Яңа елнын тәүге ае Байлар Сабасында яшәүче Алинә һәм Ленар Миннехановлар гаиләсенә олы шатлык алып килде: матур гаиләнең бәхетен тулыландырып, икенче кыз бала дөньяга аваз салды. 1 гыйнвар көнне иртәнге 5 сәгать 10 минутта 3250 грамм авырлыкта туган кызчыкка әти-әнисе Сәминә дигән исем сайлаганнар.


31
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 26 сабый теркәлде:13 малай һәм 13 кыз. Шуларның 10 сы гаиләдә  беренче бала, 11 – икенче, 4 -  өченче,   1-бишенче бала булып туган.


30
декабрь, 2017 ел
шимбә

Азнакай шәһәрендә күптәнге традиция буенча тәбрикләү тантанасы узды. 

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 800-нче яшь пар никахы теркәлде. Владимир һәм Натальяга 800 нче номер астында никахлашу турында таныклык алырга бик тә шатлыклы булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән яшь гаиләгә бәхет, иминлек, үзара аңлашу һәм мәхәббәт теләделәр.

Апас районында дан, олы хөрмәт казанган абый, апалар бихисап.

Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Яшьләрне ихлас күңелдән гаилә корган көннәре белән котлыйбыз!

2017 елның декабрь ахыры Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, шатлыклы вакыйга – игезәк балалар Максим һәм Анатолий Денисовлар тууы белән билгеләнеп үтелде. Бу малайлар 2017 елда Яшел Үзән муниципаль районында 8 пар игезәк булдылар


29
декабрь, 2017 ел
җомга

29 декабрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.

2017 елның 29 декаберендә Буа районы ГХАТ бүлегендә 191-нче пар булып буалылар - 20 яшьлек Юныс Мифтәхетдинов һәм 22 яшьлек Арина Арабова никахларын теркәделәр. Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Мифтәхетдиновлар  гаиләсенә беренче документын тапшырганнан соң аларга иң изге теләкләрен әти-әниләре, якыннары җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International