2017 елның декабрь ахыры Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, шатлыклы вакыйга – игезәк балалар Максим һәм Анатолий Денисовлар тууы белән билгеләнеп үтелде. Бу малайлар 2017 елда Яшел Үзән муниципаль районында 8 пар игезәк булдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әтигә малай туу турында таныклыкларны тапшырдылар һәм уңышлар балалар тәрбияләүдә теләделәр.