Азнакай шәһәрендә 600 нче булып сабый туды

2017 елның 30 декабре, шимбә

Азнакай шәһәрендә күптәнге традиция буенча тәбрикләү тантанасы узды. ГХАТ бүлеге Алия белән Илгиз Вахитовлар гаиләсендә беренче бала булып туган сабыйны 600 нче акт белән теркәде. Әлеге күркәм вакыйга белән район башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы бәхетле әти-әнине чын күңелдән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул барлык кунакларны да киләчәк Яңа Ел белән тәбрикләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International