Яңа елнын тәүге ае Байлар Сабасында яшәүче Алинә һәм Ленар Миннехановлар гаиләсенә олы шатлык алып килде: матур гаиләнең бәхетен тулыландырып, икенче кыз бала дөньяга аваз салды. 1 гыйнвар көнне иртәнге 5 сәгать 10 минутта 3250 грамм авырлыкта туган кызчыкка әти-әнисе Сәминә дигән исем сайлаганнар. Сәминә гаиләдә икенче сабый, аның Ралинә исемле апасы да бар. Бәхетле әти-әниләрнең шатлыкларын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова , гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге урынбасары Сания Мәгъсумова килгән иде.