Минзәлә районы Мияш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Тулбай авылында яшәп ятучы Габделгалимова Миннеямал Гайсә 2 нче январь көнне, 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Миннеямал әбине котларга Урыс авылы җирлеге башлыгы Маулин Фазыл Мөнир улы һәм җирлек сәркатибе Зияева Алсу Габденур кызы килделәр. Алар Рәсәй Призеденты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән зур бүләк тапшырды.
2018 елда Алабуга бала тудыру йортында беренче бала 1 гыйнварда иртәнге 8 сәгать 55 минутта дөньяга аваз салды. Аңа Дмитрий дип исем кушалар. Ул гаиләдә дүртенче бала булып туды. Бәхетле әти-әнигә шәһәр администрациясеннән бүләк тапшырдылар.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.
Ветеранны шушы олуг юбилее белән котлар өчен район Советы аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрдәнов, авыл советы сәркәтибе Светлана Ощепкова килде. Роза Салдаева юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путин исеменнән алынган котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Күпләр өчен гыйнварның беренче көннәре ел башы булса, кемгәдер ул әле яңа тормыш башы да. Менделеевскида яшәүче Нуриәхмәтовлар гаиләсендә “зирәк ” сабый туды. Алим 2018 нче елның беренче баласы булды.
Яңа елның икенче көнендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Гәндәлиф Кадыйрова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды. 5 бала үстергән ананың бүген 14 оныгы, 17 оныкчыгы булган Гәндәлиф әбигә 90 яшь тулды. Гәндәлиф әбине гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, туганнары балалары, оныклары тәбрикләде. Гәндәлиф әбигә саулык, бәхетле картылк теләп калабыз!
2018 елның 2 гыйнварында Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә беренче туу теркәлде. Кыз балага матур исем куштылар – Ульяна. Ульяна гаиләдә икенче бала булып туган. ГХАТ булеге җитәкчесе Миляуша Зарипова гаилә башлыгына тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырды.
2018 елның 2 гыйнварында ГХАТ Идарәсе белгечләре 1 нче номер астындагы акт язуын төзеделәр.
Бу елның 1 январь конендә Балтач районы Салавыч авыл җирлегендә яшәүче, сугыш Ветераны , 95 яшен тутырган Шакирҗанова Шәмсеруй Шакирҗан кызын хөрмәтләделәр. Шәмсеруй апа гомере буе колхозда хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Сугыш ветераны Фәләхетдин ага белән 1953 елның 21 маенда бергә тормыш корып җибәрәрләр. 3 май, 2 кыз үстерәләр.
Шакир аганы юбилее уңаеннан районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Ветеранны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин, җирлекнең ветераннар советы рәисе Елена Срывова килде. Алар да иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.