6 гыйнвар көнне Теләче районының Олы Саурыш авылында яшәүче Корея сугышы һәм хезмәт ветераны Әгъләмҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановка 90 яшь тулды. Аны олугъ юбилее белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов, юбилярның балалары, оныклары һәм якыннары котлады.
Ульян өлкәсе егете Нәргиз Сарчин гомерлек яры итеп Дәвеш кызы Гүзәл Хөсәенованы сайлады. Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте. Тантаналы шартларда дуслар, туганнар, әти-әниләр белән туй иттеләр.
Яшьләрнең аяклары җиңел булсын, яңа гаиләләр тусын. Сарчиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гомерлек мәхәббәт телибез!
Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында яшәүче Шиһапов Мәүлетдин Садрый улы һәм Нурсия Гимран кызы 2018 елның 5 гыйнварында алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шиһаповлар озак еллар колхозда эшләгәннәр. Алар 5 искиткеч бала үстергәннәр. 12 онык һәм 4 оныкчык тәрбияләүдә катнашалар. Шиһаповлар гаиләсе авылдашларына үрнәк булып торалар һәм бик зур ихтирамга лаек.
2018 елның 5 январь көнендә Норма авыл җирлегенә кергән Кариле авылында яшәүче, бүгенге көндә 90 яшен тутырган Газизуллин Хәмзә Газизулла улын кайнар котлауларга күмделәр. Тормыш иптәше Кәүсәрия ханым белән 65 ел бергә гомер кичеруче Хәмзә аганы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль ярдам күрсәтү бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге җитәкчесе Алмаз Рамазанов өйләренә килеп кайнар котладылар, истәлекле бүләкләр белән бергә Россия Президенты В.В. Путинның персональ котлау открыткасын да тапшырдылар. Юбилярны котларга дип ике кызлары, 3 оныгы, барлык туган тумачалары, куршеләре дә килделәр.
Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 гыйнвар көнне яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Рифат белән Миләүшә Әхмәтшиннар булды.
2018 елның 5 гыйнварендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче бала тууы теркәлде. Александр һәм Екатерина Пименовлар гаиләсендә Илья дөньга килде. Яшь гаиләнең тагын бер балалары бар – кызлары Ксюша. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-ананы уллары тууы белән котлап, гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек телиләр.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5-нчы гыйнвар көнне яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Зөлфәт һәм Миләүшә Шакировлар.
2018 елның 5 гыйнварында Балык Бистәсе район узәгендә 3 яңа гаилә туды. Бу елның иң беренче пары – Ахметзяновлар Илдус - Камиля. ГХАТ булеге җитәкчесе Миляуша Зарипова яшь гаиләгә матур теләкләр теләп истәлекле буләкләр тапшырды. Яшьләрне әти-әниләре, дус-туганнары котлады!
2018 елда РФ федераль бюджетыннан беренче балага пособиеләр түләү өчен, 21,4 млрд. сум бүленәчәк. Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президентының 2017 елгы указы белән - балачак ун елы игълан ителде, анда балаларның мәнфәгатьләрендәге Милли стратегиясенең дәвам итү бурычлары куелган. Стратегия нәтиҗәләренең берсе - беренче балага ай саен түләнә торган акчалата түләү кертү булды.
Бүген Биектау районы Мүлмә авылында яшәүче Тәүхидә Кәримова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга туганнары, балалары, оныклары, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гарафиев һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килделәр. Рөстәм Кәлимуллин юбилярга Владимир Путиның котлау телеграммасы һәм Биектау район администрация исеменнәң бүләкләр тапшырды.