Нурлат районы ГХАТ бүлегендә 2018 нче елның беренче парын тәбрикләделәр

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  5 гыйнвар көнне  яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче  елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Рифат белән Миләүшә Әхмәтшиннар булды. ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина яшьләрне  чын кунелдән котлады, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Рифат белән Миләүшә киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International