2018 елда РФ федераль бюджетыннан беренче балага пособиеләр түләү өчен, 21,4 млрд. сум бүленәчәк. Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президентының 2017 елгы указы белән - балачак ун елы игълан ителде, анда балаларның мәнфәгатьләрендәге Милли стратегиясенең дәвам итү бурычлары куелган. Стратегия нәтиҗәләренең берсе - беренче балага ай саен түләнә торган акчалата түләү кертү булды.
Шул сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләре 1 гыйнвардан сабыйлары туган ата-аналарга кирәкле мәгълүматлы махсус белешмәләр тапшыралар.