Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5-нчы гыйнвар көнне яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Зөлфәт һәм Миләүшә Шакировлар.
Беренче парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин котлады, район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды һәм яшьләргә озын матур тормыш теләде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Гаязова яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын күнелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Зөлфәт белән Миләүшәнең киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.