ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Серафима Дмитриевна Баулы районы Родниковка авылында туа, 1940 -1963 елларда колхозда төрле эшләрдә эшли, 28 яшендә кияүгә чыга. Аннары ире белән бергә Ленинабад өлкәсенә күченеп китә. 1967-1984 елларда «Таджикцементстрой» трестында  штукатур-маляр булып эшли. 1985 елда пенсиягә чыгып, туган якларына Удмурт Ташлы авылына күченеп кайта. Кызганчка каршы аның балалары булмый. Гомуми хезмәт стажы 33 ел тәшкил итә.

9 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2017 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2017 ел йомгаклары буенча барлыгы 1783 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 447 – бала туу турында, 293 – никахны теркәү, 198 – аерылышу, 744 – үлем турында, 75 – ата булуны дәлилләү турында. 937 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 3691 белешмә, 2000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.

2018 елның 9 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә кышкы каникуллардан соң беренче «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.

2017 елда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан 100 гаилә юбилее»  масштаблы проекты эшләде.


8
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Яңа елның беренче шатлыклы вакыйгасы 1 гыйнвар иртәсендә булды. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 10.20 сәгатьтә 2018 елның тәүге сабые дөньяга аваз салды. 8 гыйнварда “егетне” бәхетле әти-әнисе белән өенә озату тантаналы, бәйрәмчә вакыйгага әйләнде. Елның “беренчесе” Дмитрий – Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Николай һәм Елена Пеняевларның өченче уллары.

Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче бала тууы теркәлде. Егор исемле малай Александр һәм Алинә Дегтяревлар гаиләсендә беренче бала.   ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина Дегтяревлар гаиләсен чын күңелдән тәбрикләде.


7
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Тукай районы Круглое поле поселогында яшәүче Минсабир абый һәм Миңлегөл апа Абзалимовлар 6 нчы гыйнвар көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Минсабир абый күп еллар машина йөртүче ә  Миңлегөл апа төрле җаваплы эшләрдә хезмәт куйганнар.

2018 елның 7 гыйнвар аенда Лениногорск шәһәре Язылышу сарае янә узенең ишекләрен бик матур гаиләгә - гаилә тормышының "Энҗе юбилеен" үткәрүче Хасаншиннар гаиләсенә ачты. Бүлек белгечләре Альберт Мөбәрәкҗан улы белән Галина Федот кызы Хасаншиннар гаиләсен кунакка чакырып аларны чын күңелдән шул бик матур көннәре белән котладылар.


6
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

       Яңа 2018 ел Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда 7 яшь парның никах теркәүннән  башланды. 2018 елның беренче пары Айдар һәм Эльмира Гилазовлар булдылар. Елның беренче өенда туй ясау эшне чиста биттән башларга  күнеккән кешеләр өчен яхшы карар. Яңа ел - ул яңа мөмкинлекләр, яңа вакыйгалар, яңа тормыш.

       Никахны теркәү – иң әһәмиятле, дулкынландыргыч мизгел. Ә халыкара никахлашу булганда дулкынланулар тагы да арта.  2018 елның  6 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда бу елның беренче халыкара никахлашу тантанасы Италия гражданины Феррари Альберто һәм Россия гражданкасы Закеева Галия арасында билгеләп үтелде. Никахлашу тантанасына Италиядан Яр Чаллы шәһәренә Альбертоның әти – әнисе дә килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International