9 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2017 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2017 ел йомгаклары буенча барлыгы 1783 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 447 – бала туу турында, 293 – никахны теркәү, 198 – аерылышу, 744 – үлем турында, 75 – ата булуны дәлилләү турында. 937 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 3691 белешмә, 2000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.