Әлки районының быелгы беренче баласы Дмитрийны бәби тудыру йортыннан өенә зурлап озаттылар

2018 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа елның беренче шатлыклы вакыйгасы 1 гыйнвар иртәсендә булды. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 10.20 сәгатьтә 2018 елның тәүге сабые дөньяга аваз салды. 8 гыйнварда “егетне” бәхетле әти-әнисе белән өенә озату тантаналы, бәйрәмчә вакыйгага әйләнде. Елның “беренчесе” Дмитрий – Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Николай һәм Елена Пеняевларның өченче уллары. Ир белән хатын икесе дә “Хузангай” ҖЧҖ дә хезмәт куялар. Николай – үсемлекчелек тармагында, ә Елена ярма ярдыру цехында эшләгән. “Хузангай” җәмгыяте бит үз эшчеләре өчен дистәләгән яхшы йортлар салды. Әлеге яңа өйләрнең берсе Пеняевлар гаиләсенә бирелгән. Николай һәм Еленаны уллары туу шатлыгы белән район башлыгы Александр Никошин, баш табиб Светлана Одушкина котладылар, бүләкләр бирделәр.. Бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова әнинең һәм баланың сәламәтлеген саклау җәһәтеннән кыйммәтле киңәшләрен җиткерде. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рузалия Сафина Пеняевларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү открыткасын тапшырды. Елның беренче баласын өенә озату тантанасында район благочинные Андрей Зиньков та катнашты. Ул бәхетле әти-әнине бәйрәм белән котлап, Изге Раштуа сурәтен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International