10 гыйнварда никахлашу Сараенда 2018 елның беренче пары теркәлде.
Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. 2018 елның 9 нчы гыйнвар көнне 1 нче номерда туу турында язу теркәлде.
Валеев Ильнар һәм Асатуллина Елизавета гаиләсендә Ислам беренче бала булып дөньяга аваз сала. Бу вакыйга белән котлады ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.
Яңа 2018 нче ел башы, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы өчен шатлыклы вакыйгалар белән башланып китте.
Гыйнварнын беренче көннәрдә, ЗАГС бүлегендә, яңа туган сабыйларны теркәделәр. Алар җидәү – барысы да малайлар! Һәм шуларның беренчесе - Симаков Артем. Ул - 2018 нче елның 1 нче гыйнварында 9 сәгать 25 минутта туган.
Район ЗАГС бүлегендә елның беренче парын аерым тәбрикләү традициясе яши. Быел 2018нең тәүге өйләнешүчеләре булып тарихка Ләйсән Хәйруллина һәм Илшат Малюков кереп калачаклар. Алар өчен Мендельсон маршы 09 гыйнварда яңгырады. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Малюковларның никахларын рәсмиләштереп, беренче гаилә гаилә документларын, тәүге пар буларак, чәчәк бәйәәме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә яшәүче Фәттаховлар гаиләсендә 4 нче бала дөньяга килде. Бәхетле әти белән әни улларына Айзат дип исем кушты. Авыл җирлеге җитәкчесе Вафина Р.Р. туу турында таныклык белән беррәттән истәлекле бүләк тапшырды.
Бәхетле әти белән әнине чын күңелдән котлыйбыз!
2018 нче елның 9 январь көнендә Актаныш районы бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге тарафыннан 2018 нчы елның беренче баласын теркәү тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти- Хәмзин Ильмар Илдар улы һәм әнисе- Хәмзина Алия Зөфәр кызы кызларына Илзилә исеме куштылар.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2017 елга йомгак ясалды. 2017 елда 978 бала туган, 869 кеше үлгән, 568 пар өйләнешкән. Аерылышучылар саны -338. Узган елларда кебек, үлүчеләргә караганда бала туу очрагы кубрәк.
9 гыйнварда Яков Ильич һәм Мария Васильевналарның бергә тора башлауларына 65 ел тулды.
Бу сирәк очрый торган һәм бик күңелле вакыйга. Сокланырлык гомерләр! Яков Ильич һәм Мария Васильевна Югары Кондрата авылында туганнар, шунда үскәннәр, бер- берсе белән алар кечкенәдән үк таныш.Ерак 1953 елда гүзәл Мария 20 яше дә тулар- тулмас килен булып төшә. Ә аннан соң өч елдан артык сөйгәнен армия сафларыннан кайтканын көтә.
2018 нче елның 9 нче гыйнварьда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 1 нче таныклык иясе - Мамадыш районының яңа гражданы Адель Айзатуллов.
2018 елның 9 нчы январь көнне Мамадыш районы Югары Сон авылында яшәүче Мөбарәкшина Зәйнәпбикә Мөбарәкша кызының 90 яшьлек юбилее булып узды. Юбилярны котлап Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдин улы, сәркәтип Венера Хөснулла кызы районыбыз җитәкчесе Анатолий Ивановның, Татарстан Президентының, Россия Президентының котлауларын, рәхмәт хатларын җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.