10 гыйнварда никахлашу Сараенда 2018 елның беренче пары теркәлде.
№1 нче номер астындагы язылышу турында таныклык Шайхвалиев Илдар һәм Раилә гаиләсенә тапшырылды. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь гаиләне истәлекле вакыйгалары белән котладылар, ак бәхет, корычтай ныклы сәламәтлек теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар.