Мөбарәкшина Зәйнәпбикә Мөбарәкша кызының 90 яшьлек юбилее

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 9 нчы январь көнне Мамадыш районы Югары Сон авылында яшәүче Мөбарәкшина Зәйнәпбикә Мөбарәкша кызының 90 яшьлек юбилее булып узды. Юбилярны котлап Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдин улы, сәркәтип  Венера Хөснулла кызы районыбыз җитәкчесе Анатолий Ивановның, Татарстан Президентының, Россия Президентының котлауларын, рәхмәт хатларын җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук ветераннар советы рәисе Гүзәлия Фаляхова, хезмәттәшләре юбилярны котларга килделәр, яшьлек хәтирәләрен яңарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International