2018 нче елның 9 январь көнендә Актаныш районы бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге тарафыннан 2018 нчы елның беренче баласын теркәү тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти- Хәмзин Ильмар Илдар улы һәм әнисе- Хәмзина Алия Зөфәр кызы кызларына Илзилә исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар , матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.