27 декабрь көнне Нигматуллин Рашид Хусаинович һәм Эльмира Ревхатовна гаиләсендә кызлары Сәмирә туа. Сәмирә гаиләдә беренче бала булып туа. Рашид һәм Эльмирага кызларының беренче документын Елена Халикова тапшырды.
Декабрь аенда ЗАГС бүлегендә 13 бала тууы теркәлде, биш малай һәм сигез кыз. Бу айда яңа туган сабыйлар арасында беренче бала өч гаиләдә , икенче бала җиде гаиләдә, өченче бала өч гаиләдә булдылар Ата-аналар үз нарасыйларына түбәндәге исемнәрне бирделәр: Әминә, Диана, Ольга, Дарья, Валерия, Ева һәм Ася; Сәят, Святослав, Арсений, Артем һәм Тимур.
2018 елның 10 нчы гыйнварында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа ел башында туган беренче баланы теркәү һәм яшь әниләргә “Ана капиталы” (гаилә өчен) сертификатын тапшыру тантанасы булды.
5 нче гыйнвар көнне Чүпрәле районы Үзәк Хастаханәсен яңгыратып дөньяга нәни Ярослав аваз салды. Электән килгән матур гадәт буенча ГХАТ бүлеге яңа елда беренче туган бу баланы түземсезлек белән көтеп, шатланып каршы алды.
2018 елның 10 январендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 103 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе башлыгы Э.Р.Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең «Чулман-Су» Мәдәни үзәгенең ГХАТ залында «2017елның - иң матур пары» фото бәйгесе тәмамланды.
Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы үткәргән “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” бәйгесе җиңүчесенә бүләк тапшырылды
Газетада әлеге бәйге ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән иде.“Әти кәләшен күтәреп алып кайткан” дигән язмасы белән анда Чуаш Борнае авылыннан Олеся Балахонова (Еликова) җиңү яулады.
2018 елның 10 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 6 гыйнварда Павел Адександрович һәм Анна Дмитриевна гаиләсендә кызлары Полина туды.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10-нчы гыйнвар көнне яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче елга беренче булып теркәлгэн Ринат һәм Ирина Абдурашитовлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде.
10 гыйнварда Апас районы ЗАГС бүлегендә 2018 елның иң беренче сабыйлары теркәлде. Айнур- Шәрәфиевлар гаиләсендә 2нче бала, Диләрә – Зыятдиновларда шулай ук 2нче кыз. Әлеге гаиләләргә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә бирелде. Айнур һәм Диләрәнең бәхетле, тәүфиклы балалалар булып, әти-әни тигезлегендә үсүләрен телибез.
Ел башында Балык Бистәсе районының ГХАТ булеге конкурс игълан иткән иде. 2017 елны язылышкан яшь гаиләләрнең фотографияләре инстаграммга куелып барды. Ин куп лайк жыйган гаилә 2017 елның Иң матур гаиләсе дип игълан ителәчәк.
Нәтиҗә: Миннегалиевлар гаиләсе – конкурс җиңүчеләре. Котлыйбыз!!!