2018 елның беренче баласы

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 10 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 6 гыйнварда Павел Адександрович һәм Анна Дмитриевна гаиләсендә кызлары Полина туды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле әтине ихлас котлады, баланың беренче документын -  туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International