Бәйге җиңүчесенә бүләк

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы үткәргән “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” бәйгесе җиңүчесенә бүләк тапшырылды

Газетада әлеге бәйге ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән иде.“Әти кәләшен күтәреп алып кайткан” дигән язмасы белән анда Чуаш Борнае авылыннан Олеся Балахонова (Еликова) җиңү яулады. Ул әти-әнисе Сергей һәм Мария Еликовлар турында бик җылы итеп язган иде.Гаиләләренең бәхетле һәм бөтен булуын, гел ишәеп торуын теләп, район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы редакторы Азат Низамиев бәйге җиңүчесенә чәй сервизы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International