Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10-нчы гыйнвар көнне яңа 2018 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2018 нче елга беренче булып теркәлгэн Ринат һәм Ирина Абдурашитовлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Владимир белән Риммага киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.