Декабрь аенда ЗАГС бүлегендә 13 бала тууы теркәлде, биш малай һәм сигез кыз. Бу айда яңа туган сабыйлар арасында беренче бала өч гаиләдә , икенче бала җиде гаиләдә, өченче бала өч гаиләдә булдылар Ата-аналар үз нарасыйларына түбәндәге исемнәрне бирделәр: Әминә, Диана, Ольга, Дарья, Валерия, Ева һәм Ася; Сәят, Святослав, Арсений, Артем һәм Тимур.
31 декабрьдә туган кызга әти-әнисе Ралина дигән исем бирде. Биш пар никахлашты. Шушы ук чорда бакыйлыкка 30 кеше күчте, шуларның дүртесе ир-ат һәм бер хатын-кыз хезмәткә сәләтле яшьтә иде.
Нәтиҗә ясап, 2017 елда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре иң яшь һәм иң олы ата-аналарны билгеләп үтте. Үткән ел нәтиҗәләре буенча иң өлкәнн әти 55 яшьлек ир-ат булды, ә иң олы әни – 42 яшьлек хатын-кыз. Иң яшь әти-әниләр 18 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет булдылар. Иң өлкән кияү - 64 яшь, иң олы кәләшкә – 63 ел, – дип сөйләде бүлек җитәкчесе Валентина Увакина.
Районда иң еш бирелгән ир-ат исемнәре Александр, Тимур, Олег, Давид һәм Михаил булды ; сирәк – Эльбрус, Иван, Самуил, Герман, Лев. Кызларның традицион популяр Арина, Василиса һәм София исемнәренә яңа исемнәр әстәлде, бу-Иллария, Ева, Каролина һәм Алиса.
Барлыгы бер ел эчендә дөньяга 263 бала аваз салды, шуларның 66сы - гаиләдә беренче бала, 66сы – икенче , 38е – өченче һәм 15е – дүртенче һәм артыграк бала туды Гомуми санга килгәндә. яңа туган балалар чагыштырмасы - 89 малай һәм 96 кыз. Барлыгы142 никах теркәлде,үлгән 344 кешенең хезмәткә сәләтле яшьтә 56 ир-ат, һәм 9 хатын-кыз тәшкил итте.