2018 елның 10 нчы гыйнварында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа ел башында туган беренче баланы теркәү һәм яшь әниләргә “Ана капиталы” (гаилә өчен) сертификатын тапшыру тантанасы булды.
5 нче гыйнвар көнне Чүпрәле районы Үзәк Хастаханәсен яңгыратып дөньяга нәни Ярослав аваз салды. Электән килгән матур гадәт буенча ГХАТ бүлеге яңа елда беренче туган бу баланы түземсезлек белән көтеп , шатланып каршы алды.. . Тантаналы теркәү вакытында беренче булып Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Залялов бу гаиләнең , Ярославның әтисе Максим һәм әнисе Лидиянең шатлыкларын уртаклашып район җитәкчелегеннән зур бүләк һәм Ярославның беренче документы – туу турында таныклык тапшырды. Ихлас күңеленнән кайнар котлап бу гаиләгә һәм нарасыйга сәләмәтлек , зур уңышлар һәм бәхетле булуларын теләде.
Аннан соң Чүпрәле районы Пенсия Фонды бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов икенче һәм өченче балаларын алып кайтучы яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырып “Ана капиталы” (гаилә өчен) 2018 – нче елда 453 026 сумны тәшкил итәчәге һәм аларны файдалану мөмкинчелекләре турында аңлатып истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шарафутдинова яшь гаиләләрне балалары туу , һәм “ Ана капиталы” сертификатлары алу уңаеннан йөрәк түреннән чыккан кайнар хисләре аша тирән котлады.
Тантаналы бәйрәмдә катнашкан һәр кешедә горурлык , шатлык һәм дулкынлану хисләре озак еллар аларның күңелләрендә сакланыр , тормышларында тирән эз калдырыр.
Онытылмас һәм дулкынландынгыч бу бәйрәм бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.