Түбән Кама районы Кама Аланында иң матур парны сайладылар

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсенең «Чулман-Су» Мәдәни үзәгенең ГХАТ залында «2017елның - иң матур пары» фото бәйгесе тәмамланды.

Жюри хөкеменә бәхетле парларның бик күп фотографияләр тәкъдим ителде. Җиңүчеләр арасында иң күп балл Игнатьев Василий һәм Марина җыйдылар. Быел яшь гаиләнең тагын бер шатлыклы вакыйгалары булган – аларның сабыйлары дөньяга килгән.

Кама Аланы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова Игнатьевлар гаиләсен чын күңелдән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет теләп, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International