2018 елның 7 гыйнвар аенда Лениногорск шәһәре Язылышу сарае янә узенең ишекләрен бик матур гаиләгә - гаилә тормышының "Энҗе юбилеен" үткәрүче Хасаншиннар гаиләсенә ачты. Бүлек белгечләре Альберт Мөбәрәкҗан улы белән Галина Федот кызы Хасаншиннар гаиләсен кунакка чакырып аларны чын күңелдән шул бик матур көннәре белән котладылар. Тантана барышында юбилярлар бүлек хезмәткәрләре исеменнән дә, туганнары, килгән кунаклары исеменнән дә күп кенә матур теләкләр һәм җылы сүзләр ишеттеләр. Алар бу көннең истәлеге итеп почет кенәгәсенә үзләренең имзаларын куеп юбилей таныклыгын кабул иттеләр.