2018 елның 9 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә кышкы каникуллардан соң беренче «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.
ГХАТ Идарәсе баш белгече Румия Сахабова 8-нче мәктәп һәм 14-нче лицей 5 нче сыйныф укучыларына «балалар хокуклары» төшенчәсен аңлатты. Балалар дәрес барышында гражданлык хәле актларын теркәү органнарының эш үзенчәлекләрен, гаиләнең кеше тормышында мөһимлеге ролен һәм төп гаилә кыйммәтләрен белделәр.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты. Ул «Җаваплы ата-ана мәктәбе» муниципаль программа кысаларында эшләнгән.