Серафима Дмитриевна Баулы районы Родниковка авылында туа, 1940 -1963 елларда колхозда төрле эшләрдә эшли, 28 яшендә кияүгә чыга. Аннары ире белән бергә Ленинабад өлкәсенә күченеп китә. 1967-1984 елларда «Таджикцементстрой» трестында штукатур-маляр булып эшли. 1985 елда пенсиягә чыгып, туган якларына Удмурт Ташлы авылына күченеп кайта. Кызганчка каршы аның балалары булмый. Гомуми хезмәт стажы 33 ел тәшкил итә.
Юбилярны 90 яшьлеге белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм, Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов котладылар.