6 гыйнвар көнне Теләче районының Олы Саурыш авылында яшәүче Корея сугышы һәм хезмәт ветераны Әгъләмҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановка 90 яшь тулды. Аны олугъ юбилее белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов, юбилярның балалары, оныклары һәм якыннары котлады. Район башлыгы Илдус Зарипов ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын тапшырды. Ул чәй табыны артында узган җылы әңгәмә барышында 62 ел бергә дус - тату булып гомер кичергән, өч бала тәрбияләп үстергән Әгъләмҗан абый белән Хәтирә апага бәхетле картлык, тигез гомер теләде, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды. Бүген алар үз нигезләрендә өлкән уллары Исрафил тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр.