Бу елның 1 январь конендә Балтач районы Салавыч авыл җирлегендә яшәүче, сугыш Ветераны , 95 яшен тутырган Шакирҗанова Шәмсеруй Шакирҗан кызын хөрмәтләделәр. Шәмсеруй апа гомере буе колхозда хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Сугыш ветераны Фәләхетдин ага белән 1953 елның 21 маенда бергә тормыш корып җибәрәрләр. 3 май, 2 кыз үстерәләр. Инде 40 ел бергә кул кул тотышып, тормышның әчесен дә точесендә бергә кичереп, бәхетле гомер кичергәндә генә, авыртудан сон Фәләхетдин абый вафат була. Шамсеруй апаны үзләре янына уллары Нургаян һәм килене Мөнирә алалар.Бугенге көндә бик матур, башкаларага үрнәк булырлык тормыш итәләр алар .Бу бәйрәмне уртаклашырга дип Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, соөиалҗ яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Татарстан” колхозының баш зоотехнигы Рафис Галимуллин да килделәр. Бу конне Шамсеруй апага матур җылы теләкләр бик куп янгырады. Бик куп бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде. Шулай ук Россия Президенты В.В. Путинның персональ котлау открыткасы да тапшырылды.