Шакир аганы юбилее уңаеннан районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Ветеранны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин, җирлекнең ветераннар советы рәисе Елена Срывова килде. Алар да иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.
1935 елда Шакир Зәки улы Закировның әти-әнисе Сарман районы Тугаш авылыннан Воровский исемендәге совхозга күчеп киләләр. Ул үсмер чактан ук тормыш йөгенә төптән җигелгән. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң совхозда 4 ел атлар карый. 1945 елда тракторда эшли башлый. Ул ДТ-54 тракторы белән җирен дә сөрә, чәчүен дә чәчә, кыш көне совхозның төрле эшләрен башкара. Техниканы белгәч, аңа төрле маркадагы тракторларда эшләргә туры килә. Шакир ага нинди тракторда эшләсә дә, эшен менә дигән итеп башкарган, совхоз һәм район күләмендәге социалистик ярышларда җиңеп чыгып алдынгылыкны бирмәгән. Уңган тракторчы яшьләрнең яраткан остазы булган, күп кенә яшьләрне тракторчы һөнәренең серләренә төшендергән.Шакир аганың механизаторлык стажы гына да 57 елдан артык. 88 яшькә чаклы авыл фермеры Айрат Бариевның тракторларын ремонтлауда булышкан. Шакир аганың 3 баласы, 8 оныгы,14 оныкчыгы бар. Менә нинди бай бабай ул.