Күпләр өчен гыйнварның беренче көннәре ел башы булса, кемгәдер ул әле яңа тормыш башы да. Менделеевскида яшәүче Нуриәхмәтовлар гаиләсендә “зирәк ” сабый туды. Алим 2018 нче елның беренче баласы булды.
Малай дөньяга 2 нче гынйвар көнне 10 сәгать 10 минутта аваз салды. Авырлыгы 3 кг 730 г, буе- 53 см. Яшь әни һәм бала үзләрен яхшы хис итәләр.
Ирем Марат белән Яңа елда икенче улыбыз тууга бик шатбыз. Гарәпчә “зирәк”, “күп белүче” дигәнне аңлатучы Алим исемен сайладык, - диде Эльмира.
7 яшьлек Әмин энекәшле булуына бик шат, беренче көннән үк ул аның турында кайгырта башлады. Шулай ук дәү әниләре Мәрфуга белән Фәния дә оныкларын бик яраталар.
Ике малай әтисе булу-зур шатлык та, горурлык та. Гаиләмне мин бик яратам,- диде Марат.
Бәхетле әти-әнине шушы шатлыклы вакыйга белән котларга район башлыгы Валерий Чершинцев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Мессеев килделәр.
Алим сәламәт,кәч- куәтле һәм тәүфикълы булып үссен. Өегездә һәрвакыт елмаю һәм баларның шат тавышлары ишетелеп торсын,- дип Валерий Сергеевич изге теләкләрен җиткерде.
Шулай ук котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесеМарина Филатова, үзәк хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматова, “Альфа” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Әлфия Талыйпова да кушылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.