Түбән Камада 2018 елда беренче туган бала теркәлде

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

    2018 елның 2 гыйнварында ГХАТ Идарәсе белгечләре 1 нче номер астындагы акт язуын төзеделәр.

    1 гыйнварның 3 сәгать 26 минутта туган бала 2018 елның беренче баласы булды. Малайның авырлы 2 910 гр., буе 48 см.

    Гатин Марат һәм Регина улларына Тимур дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәнде әлеге исем “җиңүче” дигәнне аңлата.

   Туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырганда, идарә белгечләре бәхетле ата-анага ныклы сәламәтлек,   гаилә бәхете һәм уңышлар теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International