Миннеямал апага 90 яшь

2018 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

 Минзәлә районы Мияш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Тулбай авылында яшәп ятучы Габделгалимова Миннеямал Гайсә 2 нче январь көнне, 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Миннеямал әбине  котларга Урыс авылы җирлеге башлыгы Маулин Фазыл Мөнир улы һәм  җирлек сәркатибе  Зияева Алсу Габденур кызы килделәр. Алар Рәсәй Призеденты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән зур бүләк тапшырды. Кунакларны өй тутырып балалар һәм оныклар каршы  алдылар. Миннеямал әби 4 класс башлангыч белем  алгач, колхозда төрле эштә эшләгән: сыер да сауган, үгез дә җиккән, урман да кискән. Сугыш чоры баласы буларак ачлыкның да , авыр хезмәтнең дә тәмен татырга туры килә аңа. Тормыш  иптәше белән 45 ел гомер итеп, аны кадерләп соңгы юлга озата. Бүгенге көндә кызы Зөһрә, кияве Шәрип һәм оныклары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши Миннеямал әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International