Бүген Буада елның соңгы пары теркәлде

2017 елның 29 декабре, җомга

2017 елның 29 декаберендә Буа районы ГХАТ бүлегендә 191-нче пар булып буалылар - 20 яшьлек Юныс Мифтәхетдинов һәм 22 яшьлек Арина Арабова никахларын теркәделәр. Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Мифтәхетдиновлар  гаиләсенә беренче документын тапшырганнан соң аларга иң изге теләкләрен әти-әниләре, якыннары җиткерделәр. Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль бүлеге буенча урынбасары  Лилия Садретдинова  һәм шулай ук Буа районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек мөдире Ленар Садыйков яшьләрне тәбрикләп, бүләкләр  тапшырдылар  һәм җылы сүзләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International