Яңа ел алдыннан Баулы районы Александровка авылында яшәүче ветеран Россия Президентыннан открыта алды

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

 Баулы районында 90 яшь тулган ветераннар күп. Алар арасына бүген Александровка авылында яшәүче Җәләева Мухалляфа Нигмәт кызы да керде. Яңа ел алдыннан ул Россия Президентыннан открытка алды. Тыл хезмәтчәнен  юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев котладылар. Юбилярга Россия Президенты  В.Путинның котлау хаты  һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Лаеклы ялга кадәр Мухалляфа Нигмәт кызы "Панаринский" совхозында эшләгән, фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Мухалляфа Нигмат кызы   3 бала тәрбияләп үстергән, 9 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International