Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман райрны Илексаз авылында яшәүче Минненур апа белән Шарипҗан абый Әхмәтҗановлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 70 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр.
70 ел бергә гомер итүче, куаныч туен үткәрүче әлеге парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы, район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы, авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, Сарман һәм Мөслим районнары военный комиссариат җитәкчесе Дажгын Гаджи улы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.