29 нчы декабрь көнендә, Яңа ел алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында Яруллиннар гаиләсенең «алтын туйларын» узды.
Кышын 1967 елда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Вәгыйз Хәлиулла улы һәм Вәсилә Ибраһим кызы никахларын теркиләр.
Вәсилә Ибраһим кызы 30 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Вәгыйз Хәлиулла улы – «Кама ГЭС» хезмәт ветераны. Әмма Яруллиннарның төп байлыгы – аларның дүрт кызы һәм алты оныгы.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлыклар, ныклы сәламәтлек, ак бәхет теләп, Түбән Кама районы Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын, ГХАТ Идарәсе Мактаулы актын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Шатлыклы вакыйга хөрмәтенә Яруллиннарның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсе Мактау Китабына кертелде.