Яңа ел бәйрәме алдыннан яңа туган сабыйны теркәү чарасы узды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

28 декабрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә өч яңа туган сабыйны  теркәү тантанасы узды.

 Бу көннәрдә барыбыз да - олылар һәм балалар бәйрәм, могҗиза көткән вакытта  Рөстәм белән Алсу Валеевлар, Альберт һәм Илүсә Садыковлар, Азат һәм Альбина Гариповлар гаиләләрендә зур бәхетле вакыйга булды – аларның сабыйлары туды.Әти –әниләр балаларына Илназ, Асель һәм Данияр дигән матур исемләр бирделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова бәхетле әтиләрне җылы котлап балаларының туу турында таныклыклыкларын  һәм Татарстан Республикасы Президентының  котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International