Кайбыч районында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

             Сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән бәхетле парлар күп безнең районда. Бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар. Күркәм традиция буенча, әнә шундый юбиляр парларны район үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләделәр. Әлеге тантана ЗАГС хезмәтенә 100 ел тулуга багышланды. 

Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ГХАТ булеге  җитәкчесе Гөлнар Хузина  тәбрикләде. Алып баручылар – халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәре Алия Мотыйгуллина һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Һәр гаиләнең тормыш йомгагы әкрен генә сүтелде, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Бәхетле парларны тәбрикләргә Казан кунаклары - Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, нәфис сүз остасы Миләүшә Насыйбуллина һәм талантлы яшь җырчы Руслан Галимуллин да кайткан иде.

             Тантанада төрле елларда районның ЗАГС бүлеген җитәкләүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Очрашу ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм бүләк тапшырды, истәлеккә фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International