Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен уздырылган «Гаилә бәхете муенсасы» яңа ел акциясе тәмамланды.
Соңгы «мәхәббәт энҗесен», Качин Александр һәм Майя элде. Аларның энҗесе зәңгәр ташлар һәм челтәрләп ясалган бизәкләр белән ясалган иде.
Акциядә катнашучыларның уртак иҗади эше белән уникаль муенса ясалды һәм ул никахлашу Сараеның яңа ел чыршысында үзенең мактаулы урынын тапты.
Быел акция Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланды.