26 декабрь көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Мутагар абыйга 90 яшь тулды. Аны бу матур гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре килде. Юбиляр бүләкләр, чәчкә букетлары, матур котлау сүзләре кабул итте.