Кайбыч районы Муратово авылында яшәүче Анастасия Журавлева узенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Кайбыч районы Муратово авылында яшәүче Анастасия Журавлева  узенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрэме белән Анастасия Сергеевнаны районыбызның башлыгы Альберт Рәхматуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Хузина, Кайбыч районы пенсия фонды җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова котлады. 80 яше тулуга карамаста Анастасия Сергеевна әле  үз хуҗалыгында сыер тота, икенчесен алу турында хыяллана. Ул яшьтән авыр  эшләрдә эшләп, тормышның ачысын күп күрсә дә, куңел күтәренкелеген югалтмаган.  Бугенге көндә Анастасия  Сергеевнаның 6 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Ул якыннары янәшәсендә, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып яши.  Районнан килгән кунаклар аның өчен иң зур һәм иң истәлекле бүләк булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International