2017 ел игелекле һәм истәлекле вакыйгаларга бай булды. Азнакайлыларның иҗтимагый тормышында тагын бер вакыйга артты. Яңа ел алдыннан, ГХАТ бүлегендә Ихсанов Азат һәм Алсу Камалиева өч йөзенче пар булып мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Традиция буенча Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшь парларны котлады һәм истәлекле бүләк-телевизор тапшырды. Бу көнне кәләш белән кияү туганнар, якыннар һәм хезмәттәшләреннән дә котлаулар һәм изге теләкләр кабул иттеләр.