Искиткеч балалар

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

2017 ел Яшел Үзәндә дөньяга баһадир-бала барлыкка килү белән башланып китте, аның авырлыгы 5,3 кг тәшкил иткән һәм бу ел шулай ук искиткеч вакыйга белән тәмамланды! Декабрь аенда Яшел Үзән балалар тудыру йортында баһадир-кыз дөньяга килде, аның  авырлыгы 5 кг 60 гр һәм буе 61 см.

Анастасия һәм Евгений, үзенчәлекле баланы- үзләренең беренче балаларын матур исем- Вероника дип атадылар. Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Горинова Вероника Евгений кызы туу очрагын теркәделәр һәм бәхетле ата-аналарга яңа туган баланың томышындагы иң беренче документын - туу турында таныклыкны тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International